Майоровлар: «Безнең алтын – балалар һәм оныклар»

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевскидан ирле-хатынлы Майоровлар алтын туйларын билгеләделәр. Петр Васильевич һәм Саймә Галимовнаның ярты гасырлык юбилейларының асылын бәхетле гаилә тормышы тәшкил итә. Алар өч бала тәрбиялиләр, биш онык һәм ике оныкчыкларының уңышларына шатланалар.

Кинодагы кебек мәхәббәт 
Әлеге парның мәхәббәт тарихы үзенчәлекле. Кинофильмнардагыча, Петрның Саймәгә өйләнәчәге беренче очрашудан ук билгеле була. 
– Аны «Комунна» кинотеатры янында очраттым һәм шунда ук гашыйк булдым. Ул вакытта Саймәгә нибары 18 яшь иде. Үземнең икенче яртымны табуымны шунда ук аңладым, – ди Пётр Васильевич.
Серләр
Озак яшәүләренең серләре белән уртаклашып, Майоровлар беренче урында бер-береңә игътибар, сабырлык һәм үзара аңлашу булуын ассызыкладылар. 
– Илле ел дәвамында бергә яшәү – безнең өчен үзенчәлекле бәйрәм. Сере шунда, бу елларда без бергә булуның башлангыч мизгелләрен онытмадык. Бу аеруча мөһим. Үзара мөнәсәбәтләрдә бер-береңне аңлый белергә, бәхәсле мәсьәләләрдә компромисс табарга кирәк. Һәм иң мөһиме, үз гаиләңне яратырга. Безнең алтын – бәхетле балалар һәм шат оныклар, – дип сүзгә кушыла Саймә Галимовна.
Бер дулкында
Бәхетле никахта дөньяга кызлары Лилия, Луиза һәм Ләйсән туалар. Хәзер Майоровлар оныклары Земфира, Регина, Азалия, Самира, Артурга ярдәм итәләр. Гаиләгә оныкчыклары Родион һәм Даная иң зур шатлык бирә.
– Саймә Галимовна һәм Пётр Васильевич озак еллар Карпов исемендәге химзаводта эшләделәр, хәзер лаеклы ялда, – дип сөйли оныклары Земфира Сидорова. – Алар өй эшләре белән мәшгульләр, шулай ук буш вакытларын бакчада үткәрәләр. Һәр көнне оныклары һәм оныкчыклары белән урамда йөриләр, нәрсә белән булса да шөгыльләнәләр, вакытны файдалы үткәрәләр. Күңелсезләнергә вакытлары юк. Барыбыз да җыелганда, традиция буенча, зур бәлеш әзерлибез. Без үз гаиләләребезне бабай һәм әби үрнәгендә төзибез.
Котлаулар 
Истәлекле вакыйга белән бу күркәм парны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, Л.Карпов исемендәге химзаводның профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов, ЗАГС бүлеге вәкилләре котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International