Китап күргәзмәсе “Малайлар һәм кызлар, шулай ук әти-әниләр!

2019 елның 29 марты, җомга

28 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсе Балалар һәм яшүсмерләр китаплары атналыгы кысаларында оештырылган  “Малайлар һәм кызлар, шулай ук, әти-әниләр!” дип аталган  китап  күргәзмәсе буенча күзәтү һәм “Минем яраткан геройларым “ дип аталган викторина үткәрде.

Соңыннан балалар төрле әкиятләргә ясалган  иллюстрацияләрнең кайсы әкияттән икәнен ачыклап буядылар, китаплардан шул рәсемдә сурәтләнгән өзекләрне дә, кыскарак әкиятләрне тулысынча да укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International