Әкият бөтен кешене кунака чакыра

2019 елның 29 марты, җомга

28 март көнне «Жила была сказка» марафоны һәм балалар китабы атналыгы кысаларында, Балалар китапханәсендә «Әкият бөтен кешене кунака чакыра» дигән әкияти сәяхәт узды. Чара «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелде.

Китапханәче Сырышева Т.Н. рус халык әкиятләре буенча биремнәр бирде: табышмакны дөрес чишеп, әкиятнең исемен, геройларын танырга һ.б.  Катнашучыларбарлык биремнәрне дә җиңел генә башкарып чыктылар. Балалар төрле конкурсларда да катнаштылар. Очрашу мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International