1 апрель көнне Монай авылы китапханәчесе «Тургай» балалар бакчасы нәниләре өчен «Ни өчен кошларсыз булмый?» танып белү уен программасын үткәрде.
Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Кошлар безгә илебезнең могҗизалы табигатенең бер өлеше буларак кадерле. Аларның моңлы, күңелле җырлавы табигатьне җанландыра, күңел күтәренкелеге һәм шатлык өсти. Бу көн табигатькә һәм аның канатлы вәкилләренә карата чын мәхәббәт билгесе булып тора. Китапханәче балаларга планетаның кайбер вәкилләре, кошлар тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Балалар «Кошлар – китап геройлары» әдәби викторина сорауларына актив җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)