Экологик танып-белү сәгате «Канатлы күршеләр, канатлы дуслар»

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки апрель аенда кошларның күбесе туган якларына әйләнеп кайта. Шул уңайдан, 2 апрель көнне Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия балалар бакчасы тәрбиячесе Хасанянова Гөлия белән берлектә балалар өчен «Канатлы күршеләр, канатлы дуслар» дип исемләнгән экологик танып-белү сәгате үткәрделәр.

Чара башында балаларга кош тавышларын тыңларга һәм аларны слайдлардагы  картиналар буенча танырга  тәкъдим ителде. Бу биремне алар бик яхшы башкардылар. Кошлар турында бик куп китаплар язылган. Китапханәче балаларның игътибарын «1 апрель – Халыкара кошлар көне» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсенә юнәлтте, алар андагы  китапларны кызыксынып карадылар. Тәрбияче Хасанянова Г. белән «Оча - очмый " хәрәкәтле уенын уйнадылар. Чара ахырында барысы бергә «Мактанчык чыпчык», «Куке һәм сыерчык», «Кара үрдәк " кебек канатлы дуслар турында мультфильмнар карадылар.\

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International