1967 елдан башлап 2 апрель – Балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Бәзәкә авылы китапханәсе шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр - зирәклек чыганагы” исемле уеннар аша танып белү программасы оештырды.
Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннары укучылар “Ириска” һәм “Леденцы” командаларына бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: язучыларның портретлары аша “Әкиятне кем язган”ын санап үттеләр, әкиятләрдәге “Тылсымлы предметлар”ны искә төшерделәр, “Корольнең тиз йөрешле итеге”н киеп тылсымлы таяк артыннан йөгерделәр, һәр команданың иң оста художнигы ясаган “Рәсемне таны”дылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай итеп бәйрәм ахырына якынлашты. Истәлек өчен фотога төшеп һәм китап киштәсендәге зирәклеккә өйрәтүче китапларны алып өйләренә таралыштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)