Китап булсын якын дустың

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2 апрель – Халыкара балалар китабы көнедә, Татар китапханәсенә 7мәктәпнең 1сыйныф укучылары килде.

Балалар төрледән-төрле матур басмалар белән таныштылар,“Китап нәрсә ярата?” уены аша, кагыйдәләрне искә төшерделәр.Китапханәче  борын заманнарда мондый матур китаплар булмавын әйтеп, аларны китап тарихына сәяхәткә чакырды. Презентация аша һәм “Гутенберг һәм китап басу” дигән мультфильм карап, балалар бик күп яңа мәгълүмат алдылар.Беренчеләр инде яхшы гына укый беләләр. Кечкенәләр өчен уку залында, алар, үзләре сайлаган китапларны укыдылар, ошаганнарын өйгә үк алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International