Юбиляр язучылар иҗаты

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Илнәт авылы китапханәсе «Прочтите это немедленно!» дигән халыкара акциядә катнашты. Бу акция 2019 елның 2 апрелендә 12.00 сәгатьтә, Халыкара балалар китабы көнендә узды. Чара балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын китапка, укуга, китапханәгә җәлеп итү, яшь буынны әхлакый тәрбияләүдә әдәбиятның ролен күтәрү максатыннан үткәрелде. Акция кысаларында, “2019 елда юбиляр язучыларның китапларын укыйбыз” дигән дәрес уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International