2 апрель көнне Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И., укытучылар Иштанова А.М., Попова Н.А. башлангыч класс укучылары өчен балалар китабы көне уңаеннан “Яраткан китапларыбыз битләреннән” исемле әдәби уен үткәрделәр.
Балалар әкият геройларының тылсымга ия әйтемнәрен, парлы исемнәрен табу, китап турындагы мәкаль һәм әйтемнәрнең икенче өлешен язып бетерү биремнәрен кызыксынып үтәделәр. Әкиятләр буенча әзерләнгән эрудит-кросста да бик актив катнаштылар. “Детская книга- это весенний солнечный луч!” исемле китап күргәзмәсендәге яңа китаплар белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)