4 апрель көнне Ижевка авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Китап-балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе узды.
Бәйрәмгә Китап патшабикәсе килде. Ул балаларга табышмаклар әйтте, алар белән китап белән мөрәҗәгать итү кагыйдәләрен кабатлады. Аның ярдәмчесе алар белән «әйе-юк»уенында уйнады. Балалар табышмаклар чишүдә актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында «Радуга» курчак театры беренче сыйныф укучыларына «Маша һәм аю» әкиятен күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле үтте.