Китапханә балаларны чакыра

2019 елның 5 апреле, җомга

Монаш авылы китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасы нәниләре өчен «Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән экскурсия үтте. Экскурсия Халыкара балалар китабы көненә багышланган иде.

Балалар китапханәнең нәрсә икәнен белделәр, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәче китапларга күзәтү үткәрде һәм балаларның яраткан әкиятләре укылды. Балалар бүләккә матур китаплар алдылар. Экскурсия кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International