Мин яратам сине, туган ягым!

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

7 нчы апрель көнне Сәйтәк авылы клубында,  ТАССРның 100 еллыгы  билгеләп үтелүе кысаларында, төрле яшьтәге балалар өчен «Мин яратам сине,туган ягым!” исемле квест-уен оештырылды. Чәчәк бәйләме ярдәмендә балалар төрле станцияияларда булдылар. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. әзерләгән викторина сораулары аша  туган якның тарихы, георгафиясе, экологиясе, әдәби өлкәләрдә  булган казанышлары турында балаларның белемнәре тикшерелде. Уенда  Татарстанның бер өлеше булган Кече Ватаннары Сәйтәк авылы тарихына аеруча игътибар бирелде. Кара-каршы әнгәмә ярдәмендә  белемнәрен туган як турында кызыклы һәм  файдалы  яңадан яңа мәгълүмәт белән тулыландырдылар.Кичә җанлы дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International