Сәламәтлек иленә сәяхәт

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, ”Сәламәтлек иленә сәяхәт ” дип исемләнгән уен тәкъдим итте.

Балалар “Дөрес туклану” , “Шәхси гигиена”, “Начар гадәтләр”, “Актив ял”, “Физик үсеш” номинацияләрендә көч сынашып, сәламәт яшәү рәвеше рецептын ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International