8нче апрель көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары (укытучылары Әминова Г.Ф) белән мультфильмнар көне билгеләп үтелде.
Бөтендөнья мультфильмнар көне 2002 елның 6 апрелендә анимацион кино халыкара ассоциациясе тарафыннан оештырылган һәм бөтен дөньяда бәйрәм ителә. Укучылар мультфильнарның ничек ясалуы турында мәгълүмат алдылар, үз фикерләре белән дә бүлештеләр. Балалар А.Алиш әкияте буенча эшләнгән “Мактансык чыпчык белән Тыйнак сыерчык”, “Сертотмас үрдәк”, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен карадылар, кызыклы викторинада катнаштылар. Ахырда өйдә укырга китаплар сайладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)