Без космос ясыйбыз

2019 елның 12 апреле, җомга

Ел саен 12 апрель көнне бөтендөнья Космонавтика көне билгеләп үтелә. Турай авыл китапханәсендә “Без космос ясыйбыз” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.

Әлеге чарага «Йолдызлы юл» дип исемләнгән китапкүр гәзмәсе дә әзерләнде. Китапханәче сөйләвеннән балалар кешенең космос киңлекләрен, беренче хайваннар-космонавтлар турында белделәр. Балаларга беренче космик станцияләр төзү тарихын, очышларга әзерлек ничек баруын, космонавтларның ни белән туклануын һәм йолдызларга бару өчен нинди сыйфатлар кирәклеген белү кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International