12 апрель көнне бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу көнне Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә «Космоска очабыз» дип исемләнгән танып-уен программасы үткәрделәр.
Китапханәче Яраханова Рузалия һәм тәрбияче Хасанянова Гөлия белән бергә балалар виртуаль космик сәяхәткә киттеләр. Алар Кояш системасы, беренче летчик-космонавт Юрий Гагарин, космик киңлеккә беренче очучы этләр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. "Белка һәм Стрелка. Космос серләре" мультфильмын карадылар. Балалар бик теләп «Ракета җый» мастер-классында катнаштылар. "Галәмгә юл» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Чара космик дискотека белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)