15 апрель – экологик белемнәр көнендә, Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары белән экологик дәрес үткәрелде. (Укытучылары Әминова Г.Ф.)
“Фиксиклар” мультфильмы аша балаларга экология термины аңлатылды. Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларны китап күргәзмәсе, слайдлы презентация белән таныштырды.“Әйләнә-тирә дөньяның сафлыгын саклау өчен нәрсә эшли алабыз?” дигән сорауга укуларның фикерләре тыңланды. Табигатькә сак караш һәркем күңелендә, эш-гамәлендә булырга тиешлеге турында нәтиҗә ясалды.
.jpg)