Юрий Гагарин белән

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне 1 нче урта мәктәптә Космонавтика көненә багышланган чаралар циклы узды. Башлангыч мәктәп укучылары  "Космос балалар күзлегеннән" дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Һәр сыйныфта эшләр күргәзмәсе оештырылды. 4 Б сыйныф укучылары өчен "Гном Кнопкин остаханәсе" эшләде. 3 Д сыйныфында математика дәресендә балалар космик темага мәсьәләләр чиштеләр. Ә 4 Г сыйныфында "Барысын да белергә телим!" дигән интеллектуаль уен узды. Шулай ук барлык сыйныфларда да Юрий Гагариннын галәмгә очуына багышланган унминутлыклар узды. Ә 9 сәгать 7 минутта 5 В сыйныф укучылары "Юрий Гагарин белән 108 минут" дигән акция үткәрделәр: шәһәр халкына кешенең космоска беренче очышы турында мәгълүмат язылган листовкалар тараттылар. Акция Балалар узэге белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International