9-нчы номерлы мәктәп базасында "Алабуга Парнас"VI Региональ иҗади конференциясе узды."Алабуга Парнасы» иҗади конференциясе ТР Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән ТР Алабуга муниципаль районының 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче 1-11 нче сыйныф укучылары өчен оештырыла һәм уздырыла.
Абалач урта мәктәбе укучылары конкурста атив катнаштылар. “Проза рус телендә” секциясендә Андреева Светлана 1 нче урынны алды. Ул үзе язган шигырьне укыды. 4 нче сыйныф укучысы Рахматуллина Гөлназ 3 нче урынны яулады. 1 нче сыйныф укучысы Сафина Сәфинәгә катнашу турында сертификат тапшырылды.