Космонавтика көне

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Укучыларның беренче җир космонавты Ю. А. Гагарин турындагы белемнәрен киңәйтү максаты белән 12 апрель көнне мәктәптә Космонавтика көненә багышланган линейка узды. Чара балаларда туган ил тарихына карата ихтирам, өлкән буынга хөрмәт, балаларның гомуми күзаллауларын киңәйтүгә, патриотизм, гражданлык, җаваплылык тәрбияләүгә, үз илең һәм кече Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә ярдәм итте.

  Космонавтика көне уңаеннан 1-11 сыйныфларда " Гагарин белән 108 минут "дигән кызыклы сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Балалар үзләре беренче космонавт турында сөйләделәр, видео карадылар. Чараның кульминациясе булып " планетабызны саклыйк!". Балалар моның белән төрле ил балалары безнең планетаның бөтен Галәм киңлегендә иң чиста һәм иң тыныч булуын тели дип әйтергә теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International