Камай төп гомуми белем мәктәбендә”Гагарин белән 108 минут “ дип аталган чаралар узды. Укучылар беренче космонавт турында белемнәрен баеттылар,яңа мәгълүмат тупладылар.5-9 сыйныф укучыларына Юрий Гагарин турында документаль фильм тәкъдим ителде.Башлангыч сыйныф укучылары космос киңлекләре турында презентация белән таныштылар. Дәресләрдә туплаган белемнәрен укучылар үз иҗатларында чагылдырдылар. Балаларның бу иҗат эшләреннән күргәзмә төзелде.