Камай төп гомуми белем мәктәбендә Сәламәтлек көненә багышланган чара узды . Сәламәтлек көне 7 апрельдә билгеләп үтелә. Әлеге чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү һәм сәламәт яшәү күнекмәләрен формалаштыру.Чара эшлекле уен формасында узды. Укучылар сәламәтлек турында белемнәрен баеттылар,үз фикерләрен белдерделәр,викторина сорауларына җавап бирделәр.