«Күчүчәнлек: балалар бакчасы һәм мәктәп» проектын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Турай урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән очраштылар. Мәктәп укучылары мәктәптә тормыш, уку - хезмәт турында җентекләп сөйләделәр, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Безнең балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, аларны мәктәп тормышы белән бәйле барлык сораулар да кызыксындырды. Мәктәп укучылары мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр һәм мәктәп музее, ашханә һәм мәктәп китапханәсе кайда булуын күрсәттеләр.