2 нче апрельдән 16 нчы числога кадәр 7 нче номерлы «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбиячеләр һөнәрханәсе атналыгы булып узды. Тәрбиячеләр үз тәҗрибәләре,эш формалары, ысуллары, алымнары белән уртаклаштылар. Барлык педагоглар да яхшы шөгыльләр күрсәттеләр. Һөнәрханә профессиональ яктан үсү кебек кенә түгел, уңай яктан тәҗрибә уртаклашу буларак та бик файдалы булды.