«Планета детства» балалар бакчасында «Исән-сау гаилә – нык Россия» региональ бәйгесе узды . Безнең бакча командасын Степанян гаиләсе тәгъдим итте. Катнашучылар төрле биремнәрне лаеклы үтәделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Барлык җиңүчеләр дә диломнар һәм бүләкләр белән бәяләнделәр.