Регионкүләм бәйге

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

8 нче “Сандугачым” балалар  бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп төзелгән мәктәпкәчә хәзерлек төркеме балалары катнашында регионкүләм бәйге узды. Бәйгедә Менделеев һәм Алабуга шәһәре балалар бакчасыннан килгән 19 бала мөстәкыйль рәвештә биремнәр эшләде. Бәйгенең төп кунаклары Казан шәһәре “Научный центр безопасности  жизнедеятельности» үзәге әйдәп баручы хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Аникина Н.С., Менделеев районы буенча юл хәрәкәте иминлеге булек башлыгы Ф.Г.Гимаева, ЮХИДИ башлыгы  полиция майоры И.Б.Башаров һәм район мәгариф бүлеге мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Э.А.Минигулова булдылар. Җиңүчеләр һәм барлык бәйгедә катнашкан балалар  ЮХИДИ бүлегеннән дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International