ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган “Без бергә” республика конкурсының зона этабында җиңү яуладылар. Балалар милли колоритта “Сувениры России” дип исемләнгән күргәзмә әзерләделәр. “Волшебное дерево” түгәрәгенә йөрүчеләрнең эшләрен тәкъдим иттеләр. 7 сыйныф укучысы Качмашев Данил вокал соло номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Без җиңүчеләрне котлыйбыз.