ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” ндә 5-7 сыйныф укучылары арасында «Космос – это мы» дип исемләнгән Гагарин дәресе үткәрелде. Укучылар, ел саен Гагарин дәресенә старт биргән, космонавтларның МКС бортыннан видеомөрәҗәгать карадылар. Дәрес барышында укучылар космос турында күп яңалыклар белүләрен искә төшерделәр: космик ракеталарны ничек җибәрү, космонавт булу турында күп нәрсәләр белделәр, кызыксындырган сорауларын биреп, фикер алыштылар. Дәрес матур презентация белән үрелеп барды. Дәрес ахырында уен-викторина үткәрелде. Космонавтика көненә балалар тематик рәсемнәр ясадылар һәм плакатлар әзерләделәр. Дәрес бик кызыклы һәм күңелле үтте.