ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” Россия Махсус Олимпиадасы программасы кысаларында 12 нче республика ярышларының зона этабында армрестлинг буенча республиканың сигез районыннан кунаклар кабул итте. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафаргалин Айдар Нагимович, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Сафаргалиев Эрнст Раисович, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Фаизов Рашат Анварович, Менделеевск районы Имам мөхтәсибе: Ирек хәзрәт Нуриев, Менделеев муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Минегараев Рөстәм Раисович, шәһәр Советы депутаты Искаков Алмаз Фаридович, ТОС “Бондюжский” җитәкчесе Ахмадеева Рамзия Хуснуловна әлеге ярышларның мәртәбәле кунаклары булдылар.
Шулай ук ярышларда Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар, атаклы спортчылар, Хамидуллиннар гаиләсе дә катнашты. Алар ярышларда катнашучыларны сәламләделәр һәм мастер-класс күрсәттеләр.
«Бердәм Россия» партиясенең Менделеевск җирле бүлекчәсе, Менделеев муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Минегараев Рөстәм Раисович, Числов Владимир Владимирович, Менделеевск муниципаль районының шәһәр Советы депутаты Искаков Алмаз Фаридович, ИП Прокофьев Стас Лазаревич, ИП Тавакалян Сармен Генрихович, «Детский мир» кибете директоры Закиева Зульфия Гарафутдиновна,, ООО «Строитель» директоры Готин Юнес Александрович, БДД фонды директоры Гимаева Флера Гарафутдиновна, ТОС «Бондюжский» Ахмадеева Рамзия Хуснуловна ярышның спонсорлары булдылар.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе 1 нче урынны яулап алды. Кубок һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Шәхси зачетта Малышева Роза, Тупицына Каролина һәм Валиуллин Николай 1 урыннарны алдылар.