1 апрельдән 5 апрельгә кадәр гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Дүшәмбе көнне атналыкны пластик бутылкалардан ясалган эшләнмәләр һәм “Минем яраткан героем” исемле рәсем күргәзмәсе белән ачып җибәрделәр. Сишәмбе рус теленә багышланганга күрә, Назарова А.С. ачык дәрес күрсәтте, иң грамоталы укучы билгеләнде. Исхакова Ә.И. “Рус телен сөючеләр” викторинасы үткәрде. Чәршәмбе – математика көнендә – “Иң яхшы санаучы” конкурсы һәм математик КВН уздырылды. Пәнҗешәмбе – әдәбият көне булды. Укучылар яз турында шигырьләр ятлап, сәнгатьле сөйләү конкурсында көч сынаштылар. Ә җомга көнне бу атналык 4нче сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды. Иң актив укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Шундый иҗади эшчәнлекләре өчен, башлангыч сыйныф укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.