16 апрель көнне Язгы игелек атнасы кысаларында «Максимум» укучылар үзидарэсе әгъзалары хезмәт ветераннары өчен «Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» уены үткәрделәр. Инде икенче ел рәттән «Максимум» укучылар үзидарэсе әгъзалары Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Ышаныч яры» белән хезмәттәшлек итә. Балалар социаль яклау үзәгендә дәвалану курсын узучы пенсионерлар өчен төрле конкурслар һәм концертлар үткәрэлэр. Уенда катнашучылар ике командага бүленде. Һәр команда үз төзешләрен, рәсем ясый белүләрен, телләрне белүләрен күрсәтергә тиеш иде. Ветераннарга бигрәк тә "Сангырау телефон" уены ошады. Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Май аенда тагын бер тапкыр очрашуны оештыру турында карар кабул ителде.