12 нче апрельдә “Гагарин белән 108 минут”дип аталган интегратив акция уңаеннан “Гагарин дип аталган йолдыз” исеме астында зур чара үткәрелде.
Әлеге чарада 11 нче сыйныф укучылары Ю.Гагаринга багышланган презентация күрсәттеләр.Шулай ук бөек космонавт турындагы документаль фильмны да укучылар бик кызыксынып карадылар.
Чара узачак зал зәвыклы итеп бизәлеше белән дә һәркемне үзенә тартып торды.Залда “Космос дөньясында “ дип аталган рефератлар ,”Серле космос” дип аталган китаплар күргәзмәсе урын алган иде.
Әлеге чараны математика һәм физика укытучылары Хамидуллина Гөлнура Рифкать кызы,.Зигангареев Илнар Ренат улы,Зигангареев Илвир Ренат улы оештырды.
Чара,гомумән алганда,мавыктыргыч һәм файдалы узды.