8 нче апрельдән 19 нчы апрельга кадәр икенче «Әкият” балалар бакчасында ачык ишекләр көне үтә. Ачык ишекләр көнендә ата-аналар балалар бакчасында нинди чаралар узганын, балаларынын көне буена нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен, ашауларын, урамда йөрүләрен күзәтә алалар. Ачык ишекләр көнен уздыру ул - ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшү булып та тора. Ата-аналарга бу көннәрне балалар бакчасында “яшәргә” мөмкинлекләр арта. Көне буена алар төрле чараларда булалар, режим вакытларында оештыруны күзәтәләр. Ачык ишекләр көнен уздыру ул – баланы аңларга, аңа булышырга, аны барлык яктан ачарга ярдәм итә.