Расланган график буенча Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбендә тикшерү эшләре уздырылды. 16 нчы апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән диктант яздылар. 5 нче сыйныфлар тарих фәненнән БТЭ эшләделәр.
БТЭ конроль эшләр формасында уздырыла, барлык Россия мәктәпләре өчен бер вариант кулланыла. БТЭнең төп максаты – мәктәптә белем бирүнең сыйфатлылыгын тикшерү.