10 нчы апрель көнне «Миләшкәйдә” татар халык бәйрәме “Карга боткасы” булды. Балалар олыларны, бер-берсен яз җитү белән котладылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр, күчтәнәчләр җыйдылар.
Шулай ук балалар, ярышларда актив катнаштылар, капчык киеп сикерделәр, аркан тартыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр.
Театр түгәрәгенә йөрүче балалар Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Ахырдан балалар тәмлеләп ботка ашадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.