Миләшкәйгә йөрүче балалар һәм эшләүче хезмәткәрләр “Икенче чималның экологик эффектлыгы” оешмасының директоры Балтаев Сергей белән берлектә “Аерып җый һәәм файдалан” акциясендә катнаштылар. Акция Хезмәт урамында урнашкан контейнер янында узды, чөнки мондагы контейнерлар чүп-чарны аерып җыю өчен җайлаштырылган. Бу акция балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли, һәм чүп-чарны аерым җыю файдалы итеп эшкәртү мөмкинлеген аңлата.