10 нчы балалар бакчасында “Табигатьне бергәләп саклыйбыз” дигән девиз астында экологик акция узды. Бу акция 10 нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар, балалар һәм автоном оешма “Икенче чималның экологик эффектлыгы” көче белән уздырылды.
Җыелган макулатура оешма директоры Балтаев С.В. га тапшырылды. Мондый акциялар балалар бакчасында һәр даим уздырылып килә һәм бу чара табигатькә сакчыл караш тәрбияли.