Тарихның тере истәлеге: ТАССРның 100 еллыгына багышлана

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Тарихның тере истәлеге: ТАССРның 100 еллыгына багышлана

16 апрель көнне Халыклар дуслыгы йортында 1 нче урта мәктәпнең 1 «В» сыйныф укучылары өчен (җит. Т. В. Мөхәммәдиева) ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары планын тормышка ашыру кысаларында тематик стендлар кулланып әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмә барышында укучылар Татарстан Республикасы символлары турында искә төшерделәр. Фирүзә Ильясовна, Татарстан Республикасы, Россиянең иң тиз үсеш алучы төбәкләренең берсе, бай һәм күпкырлы мәдәнияте булган төбәк турында сөйләде. Балалар, кыенлыкларсыз, Россиянең Мәскәү һәм Петербургтан соң өченче башкаласы - Татарстан башкаласы Казанны - меңъеллык тарихы булган шәһәр, мөһим икътисади, сәүдә һәм мәдәни үзәк дип атадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International