Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тантана

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә  Республика һәм муниципаль китапханәләр  директорлары киңәшмәсе кысаларында “Лидер”, “Иҗади эзләнү”, “Ел китабы – 2017” конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р.Җиһаншина ачып җибәрде һәм китапханәләрнең эш нәтиҗәләре, уңышлары, алга куелган мәсьәләләр турында сөйләде.

Бүләкләнүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ю.И.Адгамова, “Гранд” фирмасы генераль директоры Р.Г.Саразетдинов (Мәскәү) котладылар һәм бүләкләделәр.

Тантанада “Краеведческий интернет-ресурс “бизяки.рф” эше белән катнашып “Иҗади эзләнү” номинациясе буенча җиңүче Менделеев үзәкләштерелгән китапханәләр системасының III-нче филиалы -  Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.З.Башарова үзенең иҗади эше турында сөйләде. Аңа диплом һәм 25000 сумлык сертификат тапшырылды.

Тантананың икенче өлешендә “Ел китабы-2017” конкурсына  йомгаклар ясалды. Чарада язучылар, жюри әгъзалары, нәшрият җитәкчеләре, массакүләм матбугат чарасы вәкилләре һ.б. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International