Җирле үзидарә көне

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

21 нче апрель- Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Песәй авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, бик матур кичә уздырылды.  Җирле үзидарә- җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият.   Очрашуга төрле елларда шушы өлкәдә эшләп чыккан хезмәт ветераннары, бүгенге көндә Песәй авылы җирлеге башлыгы булып эшләүче Вильдан Мөхәмәтгалиев,сәркатип вазифасын башкаручы Гөлназ Ситдиковалар чакырылган иде. Авыл советы рәисе булып эшләгән Мансур Нәҗипов, Зөлхәбирә Мөхәмәтдинова,Фәнил Минегареев үзләре эшләгән чордагы җитди мәсьәләләр хакында искә алдылар, иң истә калган вакыйгалар хакында сөйләделәр. Рәйсә Нәҗипова, Гөлфая Хәбибрахмановалар да хезмәт куйган елларына күзәтү ясады. Бүгенге көн авыл сулышы нинди, хәл итәсе төп мәсьәләләр турында Вильдан Мөхәммәтгалиев таныштырды, бәйрәмгә килгән кунакларны тәбрикләп, аларга сәламәтлек, матур тормыш теләде. Гөлназ Ситдикова да үзенә адресланган сорауларга бик теләп җавап бирде. Җанлы әңгәмә чәй өстәле артында, үзешчән артистларның чыгышын карап дәвам итте. "Бер очрашу- бер гомер " дип юкка гына әйтмиләр шул, кичәдән һәркем рухи канәгатьлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International