21 апрель көнне православие христианнары Бәрмәнчек көнен билгеләп үтәләр. Бәрмәнчек - ул "тал песие", рус теленә тәрҗемә иткәндә «верба» дигәнне аңлата. Бу борынгы символ, Тормыш агачы гәүдәләренең берсе. Бәрмәнчек уңдырышлылык, сәламәтлек, шатлык, тормышның өзлексез һәм даими торышының символы булып санала. Бәрмәнчек беренче тапкыр яз килүе турында хәбәр итә.Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. авыл кунакларына , шулай ук авылдашларга бәйрәм белән котлап , бәрмәнчек букетлары тапшырды.

