19нчы апрель көнне Татар китапханәсе Рәсәйкүләм “Китапханә киче – 2019” (“Библиосумерки – 2019”) акциясенә кушылды. Быел ул Театр елына багышланды.
“Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр кич белән китапханәгә җыелдылар. Китапханәче Гөлназ Хафизовататар театры тарихы, Татарстандагы театрлар, күренекле шәхесләр турында мәгълүмат бирде, китап күргәзмәләре белән таныштырды. Гөлниса Евдокимова үзенең язмаларын тыңлаучылар хозурына тәкъдим итте. Фәимә Фәхриева бәраәт кичәсе турында файдалы мәгълүмат белән таныштырды. “Беренче театр”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләреннән өзекләр карап, үзара фикер алышып, җылы аралашып, китапханә киче бик матур узып китте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)