19 апрель көнне Сәйтәк авылы клубында Җирле үзидарә көне уңаеннан очрашу булды. Очрашуны Сәйтәк һәм Татар Тәкәше авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Кунакка Бәзәкә авылы җирле үзидарә хезмәткәрләре килде. Килгән кунакларга ике авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Җырлар ,биюләр килгән кунаклар белән күңелле әнгәмәгә уралып барды. Авыл җирлеге башлыгы Кашафетдинов И.И. бәйрәмне әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, моннан соң да дус тату үзара ярдәмләшеп эшләргә кирәклеген әйтеп үтте. Очрашу мул чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)