Татар шигъриятенең кояшы

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

22 апрель көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф (укытучылары Әминова Г.Ф.), 2нче сыйныф (укытучылары Хөсәенова З.Р.) укучылары Г.Тукай көннәрен ачып җибәрделәр.

Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны әдипнең балачагы, тормыш сәхифәләре белән таныштырды. Балалар Г.Тукай китаплары белән таныштылар, әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Укучыларөйдә уку өчен дә китаплар алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International