Шигърият дөньясы Габдулла Тукай иҗатыннан башка тулы булмас иде, мөгаен. Ел саен аның туган көнен билгеләп үтү матур бер традициягә әйләнде. Быел да Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә "Без-Тукайлы халык" дигән әдәби- музыкаль кичә оештырдылар. Очрашуның беренче өлешендә мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина Казан шәһәрендә урнашканТукай музее турында ясалган видео тәкъдим итте, анда татар халкының күренекле шәхесләре Хатыйп Миннегулов,Фоат Галимуллин, Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев, Искәндәр Биктаһировлар белән беррәттән музейга сәяхәт кылуы турында горурланып сөйләде. Ә мәдәният институты студентлары башкарган шигъри күчтәнәчләрне укучылар сокланып карадылар. "Тәфтиләү", "Туган тел" җырларын ишетү бәхетенә дә ирештеләр.
Кичәнең икенче өлешендә укучылар Г. Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк"кебек әсәрләрен сәхнәләштереп тә курсәттеләр. Очрашу "Туган тел" җырын күмәкләп башкару белән төгәлләнде. Укучыларга шигырьләр, җырлар өйрәткән башлангыч укытучылары Гөлнара Әхмәтгәрәева, Клава Низаметдинова , Әлфия Фәттахова, татар теле укытучысы Фәнилә Гыйләҗевага зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Иң куанычлысы шул: Тукай иҗаты яши, аның шигырьләре буыннан- буынга күчеп, үз кыйммәтен саклап кала ала.



