Әдәби кичә” Сине безгә язлар алып килде”

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

25 нче апрельдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә Габдулла Тукайга багышланган “Сине безгә язлар алып килде” дип аталган шигырь бәйрәме үткәрелде.

Башта китапханәче кыскача  шагыйрьнең тормыш юлы,  иҗаты белән һәм күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Башта “Бу шигырьне дәвам ит!” уены  үткәрелде һәм шагыйрьнең шигырьләрен яхшы белүчеләр ачыкланды. Бу кичәгә килгән шигърияткә мөкиббән китап укучылар Г. Тукайның шигырләрен укыдылар, ә балалар Тукай әкиятләрендәге персонажлар ясалган рәсемнәрне буядылар һәм бу әкиятләрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International