Гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Эрик Яшин математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призёры булды. Без аның мавыгулары һәм киләчәккә планнары турында сораштык.
– Математиканы, инглиз телен, җәмгыять белемен яратам. Һәр фән үзенчә кызыклы, – ди үсмер. – Беренче сыйныфлардан ук төрле шәһәр һәм республика олимпиадаларында катнашам һәм призлы урыннар яулыйм. Әгәр дә буш вакыт калса, кызганыч, вакыт җитми, кулыма китап алам, йөзүгә йөрим. Элек шахмат белән кызыксындым.
Республика олимпиадасында җиңү Эрикка 4-6 нчы сыйныфлар өчен 2 нче Казан лицей-интернатында математика буенча ачык сменада катнашу мөмкинлеге бирде. Шөгыльләр барышында укукчылар мәсьәләләр җыелмасын алдылар, чиштеләр һәм аларны укытучы алдында якладылар. Смена ахырында командаларның математик уеннары һәм олимпиадалары оештырылды. Гимназист сүзләре буенча, ул Татарстанның иң яхшы математика укытучыларында белемен ныгыткан, математика фәне белән кызыксынучы укучылар белән танышкан.
– Шөгыльләрне республика олимпиадасының йомгаклау этабын бәяләүче жюри әгъзалары алып барды. Математик смена – үз белемеңне күтәрергә һәм киләсе елга әзерләнергә менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләде Эрик.
Әнисе Анастасия сүзләренчә, улына гимназия укытучыларыннан алган белемнәре ярдәм итә.
– Әлеге фәнгә кече яшьтән мәхәббәт уятканнары өчен башлангыч звенодагы сыйныф җитәкчесе Анна Назаровага һәм математика укытучысы Лилия Ужусениска рәхмәтлебез, – диде ул.
– Киләчәктә дә математиканы тирәнтен өйрәнергә телим, булдырырмын дип ышанам, – дип фикерләре белән уртаклаша гимназист.