«Икенчел чималның экологик нәтиҗәлелеге» коммерциясез оешма активистлары 1 нче мәктәп укучылары белән интерактив экодәресләр үткәрделәр.
Экоактивистлар Сергей Балтаев һәм Наталья Мәснәвиева уен формасында балаларга чүп-чар һәм көнкүреш калдыкларын җыю проблемаларын хәл итергә булышучы практиклар турында сөйләделәр. Балалар үз вариантларын тәкъдим иттеләр, сөйләшү барышында сорауларга җаваплар таптылар. 6 Г сыйныфы укучылары иң активлар булды. Дәрес барышында алар икенчел эшкәртүнең нәрсә икәнен ачыкладылар, чүп-чарны сортларга аеру турында сөйләделәр һәм балаларны экокоткаручылар сафына кабул иттеләр.
− Шәһәрдә чисталык һәм тәртипне саклау өчен без көнкүреш калдыкларын аерым җыярга тиешбез. Бу эшне безнең балалардан башлау зарур. Аларны ничек тизрәк өйрәтсәк, без әлеге принципка таянып гамәл кылучы яшь буынны үстерәчәкбез,− дип билгеләде укытучылары Люция Смирнова.
Моннан тыш укучылар экологик хәрәкәтнең барлык кагыйдәләренә туры китереп пластик, кәгазь, башка чүп-чарны җыйдылар һәм аларны контейнерларга салдылар.
– Мондый экология дәресләре ешрак үткәрелсен иде. Планетабызны чиста итеп саклыйк, – диләр балалар.