Юрий Гагарин

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

7нче мәктәп укучылары «Юрий Гагарин белән 108 минут!» акциясендә катнаштылар. Акция кешенең беренче тапкыр космоска очуына 58 ел тулуга багышланган. Чараның максаты- укучыларны космонавтика үсеше тарихы белән таныштыру, балаларны Галәмнең беренче канатлары турында күзаллауны киңәйтү, фән һәм техника казанышларына кызыксыну уяту.

Акция барышында укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, рәсем бәйгесе үткәрелде.

5 нче сыйныф укучылары өчен мәктәптә «108 минут һәм бөтен тормыш» дигән Видеодәрес узды. Балалар Юрий Гагарин турында видеоматериаллар карадылар, ракетаның беренче уйлап табучысы кем булуын белделәр, Юрий Гагарин тавышы белән язмаларны тыңладылар. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International