Габдулла Тукайның туган көне

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татар китапханәсендә, 22 апрель көнне 1 сыйныф укучыларын китапханәче апалары көтеп алдылар. Габдулла Тукайның туган көненә багышлап бик матур очрашу әзерләгәннәр иде алар нәни дусларына.

Бу кичәдә балалар Тукайның тормыш юлы, аның шигырьләрн, шагыйрьгә багышлап язган шигырьләр белән таныштылар,Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар тыңладылар.Укучылар үзләре дә Габдулла Тукай абыйларының шигырләрен ятлап кигәннәр иде. Шигырь сөйләп, конкурс сорауларына җавап биреп вакыт узганы да сизелмәде балаларга.

“Кояш кебек якты җырыбыз балачактан килә юлыбыз” дигән күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Балалар Г. Тукайның “Кисекбаш” поэмасына төшерелгән мультфильмны бик яратып карадылар. Соңыннан китапханәчеләр балаларны китапханәгә әти – әниләре бергә килергә чакырып озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International